Кыш чорында сынулар, бәрелүләр, биртелүләр, сеңерле бәйләвечләр тартылулары белән пациентларның саны күп тапкыр арта. Һәрбер җәрәхәтләнү үзенә күңелсез. Азмы-күпме җиңел булганы да, психологик дискомфорт кузгатып, нәтиҗәләрсез калмый. Аннан да җитди җәрәхәтләнүләр сәламәтлекне какшаталар, инвалидлыкка китерәләр, зыян күргән кешенең гомерен кыскарталар.
Гамәл күрсәткәнчә, күп очракларда җәрәхәтләнүне кисәтергә була. Шуның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Тотрыклы үкчәле (3–4 см биегрәк булмаган), киң борын өлеше белән, калын тотрыклы эре рельефлы табан белән аяк киемен кияргә.
Иртәрәк өйдән чыгарга – кыш көннәрендә күчүләргә вакыт күбрәк кирәк. Ләкин соңга калсагыз да, ашыкмаска! Кыска тиз адымнар белән барырга – шулай шуып китәргә мөмкинлек азрак була.
Кулларны кесәләрдә тотмаска һәм аларны авыр сумкалар белән төямәскә – тайгак юлда югалткан тигезләнешне кулларны тиз селтәп җибәрү белән төзәтү өчен аларга иреклек кирәк.
Өлкән яшьтәге кешеләргә бозлавык вакытында үткен очлыклы таяксыз (чаңгы таягын да алырга мөмкин) өйдән чыкмаска.
Чистартмаган урамнардан һәм бозлы юллардан йөрмәскә. Чистартылган һәм песок сибелгән тротуарларны юл итеп сайларга.
Китеп баручы автобус яисә маршрутка артыннан йөгермәскә.
Егылу очрагында сикереп торырга һәм йөгерергә ашыкмаска; әкренләп торырга, аяк, кулларны авыртмыймы дип тикшерергә.
Әгәр дә сез урамда егылдыгыз һәм тәннең нинди булса өлешендә каты авыртуны сиздегез яисә берничә секундка аңыгызны югалттыгыз, кичектерүсез травмпунктка юл тотыгыз.
Бик игътибарлы һәм хәстәрегезне күрүчән булыгыз!