Табиблар искәртә: моржлану бөтен кешегә дә файдалы түгел!

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Моржлану – организмны ныгытуга караганда чыдамлылыкка сынаган сәламәтләндерүнең экстремаль формасы. Бу сәламәтләндерү төре шөгыльләнүче кеше үзен организмның саклау реакцияләрен стимуллаштыручы кыска вакытлы стресска дучар итүдә оештырылган.

Табиб тикшерүеннән башка моржлану белән шөгыльләнергә кирәкми. Моржлануның иң кечкенә нәтиҗәләре – артык суыну һәм салкын тию. Моржлар арасында иң еш очраучы авырулар – ул бөерләр, простатитлар, аднекситлар, гормон системасының арыклануы белән мәсьәләләр. Зәгыйфьле йөрәк, кан әйләнешенең бозылулары белән, гипертония, калкансыман биз эшенең бозулылары, сулыш органнары авырулары белән, көзән җыеруга һәвәслек белән кешеләргә моржлануны кулланырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International