50дән башлап 69га кадәр яшьтәге һәр хатын-кыз маммографик тикшерүне түләүсез үтә ала!

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Онкологик авыруларда иң мөһиме – иртә үтелгән диагностика. Шундый профилактик тикшерүне ел саен хатын-кызларның 70–80% узарга тиеш. Һәм нәкъ шул вакытта гына сөт бизенең яман шешләренең күрсәткече сизелерлек булып кими. Маммографта нинди булса патология табылу вакытында хатын-кызлар онкология клиникасына керәләр.

50дән башлап 69га кадәр яшьтәге, медицина страховой полисы һәм Татарстан Республикасының пропискасы булган һәм 2016 елда  диспансеризация программасына эләкмәгән һәр хатын-кыз маммографик тикшерүне түләүсез үтә ала. Маммографик тикшерүне, бернинди патологияләре булмаса, хатын-кызларга 2 елга бер тапкыр узарга кирәк; нәрсә булса да табылган булса, маммографияне аерым график буенча уздыралар –  3 айдан соң, 6 айдан соң, һәм бер елдан соң һ.б.

Республика клиник онкология диспансерында маммографик тикшерүгә алдан язылу өчен телефоннар: 525-73-91, 525-73-92.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International