«Студенческая» сырхауханәсе «Сәламәт яшәү рәвеше – шикәрле диабетны профилактикалау нигезе» дигән акция уздырды

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген «Студенческая» 4нче ШС» ДАССОсы һәм «Отражение» ЯДКсы «Сәламәт яшәү рәвеше – шикәрле диабетны профилактикалау нигезе» дигән акция уздырдылар. Акция Авыручылар көне алдында уздырылды. Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекнең мөһим факторы: физик активлыкны, рухи комфортны арттыра, организмның саклау көчләрен  активлаштыра, гомуми хәлне ныгыта, авырулар ешлыгын һәм озакка сузылган авыруларның көчәюен  киметә.

Шикәрле диабет – инвалидлаштыруның төп сәбәпләренең берсе, аның авыручанлыгы өзлексез үсә. Сәламәт яшәү рәвеше бу авыруның үсеш рискын киметә, ләкин аны яшьтән ук алып барырга кирәк.

Акциянең катнашучылары – Казан югары уку йортларының студентлары. Сырхауханәнең табиблары яшәү рәвеше турында сораштылар, буйны, авырлыкны үлчәделәр, гәүдә массасы күрсәткәчен санадылар. Шулай ук бөтен катнашучыларга каппиляр канның глюкоза дәрәҗәсен билгеләделәр,  билне, артериаль басымны үлчәделәр.

Нәтиҗәләр буенча һәр студентка сәламәтлек паспортын тутырдылар. Һәрберсе сәламәт яшәү рәвеше буенча  персональ киңәшләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International