Республика клиник хастаханәсе медицина университетының булачак студентлары өчен Ачык ишекләр көнен уздырды

2016 елның 6 феврале, шимбә

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале чикләрендә медицина университетының булачак табиблар буыны өчен Ачык ишекләр көнен уздырды. РКХнә республиканың муниципаль оешмаларының чыгарылыш класслары укучылары – Казан дәүләт медицина университетының абитуриентлары килеп киттеләр. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының һәм Казан дәүләт медицина университетының Ачык ишекләр көне 6нчы февральдән башлап 16на кадәр узачак. Фестиваль чикләрендә медицина оешмалары белән танышу бара: беренче ике көн  КДМУ абитуриентлары өчен Ачык ишекләр көнен бөтен әйдәүче республика клиникалары һәм үзәк район хастаханәләре уздырачаклар. Башка көннәрдә чаралар шушы елның язында медицина университетына керү имтиханнарын бирә башлаган, аннан соң үзенең эшчәнлеге белән бәйли торган  медицина белгечлеген сайлап алган укучылар өчен белем бирү программасына багышланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International