Республиканың үзәк район хастаханәләрендә Ачык ишекләр көннәре узды

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

6 февральдә районнарның дәвалау-профилактика оешмаларында «Ак халатлы фәрештәләр» дигән Республика медицина фестивален уздыру чикләрендә оештырылган гадәттәге Ачык ишекләр көне узды. Чара барышында студентлар һәм мәктәпне укып бетерүчеләр белән очрашулар булды. Чараның максаты –  Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы белән укучыларны таныштыру, абитуриентларны Казан дәүләт медицина университетына, медицина училищеләренә  һәм көллиятләренә тарту, медицина уку йортларын тәмамлаучыларны район хастаханәләренә эшкә тарту. Шушы чара чикләрендә 9–11  классларның укучылары дәвалау оешмаларының структур бүлекчәләре эше белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International