Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда еллык йомгаклау җыелышы булды. Чарада булдылар: ТР ССМ Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина, ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев, «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Рафаэль Шавалиев. Эш йомгаклары, шулай ук 2016 елга планнар турында доклад белән баш табиб Тимур Мөбарәкшин чыгыш ясады.
2015 елда КБМҮдә 19 табиб эшкә урнашты: акушерлар-гинекологлар, неонатологлар, участок педиатрлары, офтальмолог, КДЛ табиблары. Бүгенге көнгә балалар хирургларының көчле җитешмәве кала. Перинаталь үзәктә рекордлы бала табулар саны теркәлде – 7017. Өч ел эчендә БРКХ белән консультацияләр саны өч тапкырга диярлек артты, БРКХнә КБМҮнең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегеннән күчерелгән балалар саны шул дәрәҗәдә үк кимеде.