Бүген «Түбән Кама туберкулёзга каршы диспансеры» ДАССОда 2015 елда эш йомгакларын ясаган медсовет узды. Чарада «Республика клиник туберкулёзга каршы диспансеры» ДАССО баш табибы Алексей Алексеев булды. Ул туберкулёз белән көрәшү өчен Түбән Камада уздырылган эшне югары бәяләде.
Көч кую аркасында туберкулёз белән авыручылар саны Түбән Камада республика буенча уртача алганга караганда 20%ка түбәнрәк. Шәһәрдә һәм районда халыкның 100 меңенә 30 очрак теркәлә, хәлбуки Татарстан буенча авыручылар саны 100 мең кешегә уртача 39,5 очрак тәшкил итә. Түбән Камада шушы авырудан үлемнәр саны да түбәнрәк: 100 мең кешегә 2 очрак, хәлбуки республика буенча 100 мең кешегә уртача 5 очрак теркәлә.