Социаль-демографик күрсәткечләре буенча Яр Чаллы лидер позицияләрен саклый

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре муниципаль оешмасының Шәһәр советы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, депутатлар, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашкан йомгаклау утырышын уздырды.

Утырышта Яр Чаллы шәһ. мэры Наил Магдеев 2015 елда шәһәрның төп казанышларын тавышландырды. Сәламәтлек саклауга кагылган  өлештәНаил Магдеев,  шәһәр социаль-демографик күрсәткечләренең уңай динамикасын саклый алды, дип билгеләде. Яр Чаллы шәһәрендә көтелгән яшәү дәвамлылыгы 74 ел тәшкил итте, бу Россия буенча уртача алганга караганда 4 елга диярлек күбрәк һәм Татарстан Республикасындагыга караганда –  2 елга күбрәк. Шуның белән бергә шәһәрдә халыкның табигый үсешенең Татарстан Республикасында иң зур күрсәткече һәм үлем санының иң түбән күрсәткече билгеләнә.  2015 елда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 8,6% киметә алдылар. Шуның белән бергә онкология авыруларыннан үлүчеләр санының 14,5 % артуы билгеләнә, үлүчеләр санының сәбәпләре структурасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң , онкология 2нче урында тора.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә онкологик үзәкне оештыруның кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International