Адел Вафин: «Белем бирү симпозиумын уздыру илнең хирургия хезмәтенең үсеше өчен бик әһәмиятле»

2016 елның 26 феврале, җомга

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең  конференцияләр залында «ESTS мәктәбенә Россиядә 5 ел: торакаль хирургиядә яңалыклар нинди?» дигән өч көнлек торакаль хирургия буенча М.И. Перельман исемендәге V юбилей Россия-Европа белем бирү симпозиумының ачылуы булды. Гадәттәгечә чара Казанда уза һәм Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан һәм БДБ илләреннән бу өлкәдәге белгечләрнең күпчелеген җыя. Шуннан башка экспертлар сыйфатында симпозиумда Европадан торакаль хирургларның Европа җәмгыяте вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International