Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТРда «Аеклык ноктасы» пилот проектының гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булды. Эш киңәшмәсен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов ачты. «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССО баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Резеда Хаева доклад белән чыгыш ясады.