Казанда шәһәрнең сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар

2016 елның 26 феврале, җомга

2015 елдагы Казан шәһәренең сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында бүген республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы барышында сөйләделәр.

Эшчәнлек турында төп доклад белән Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, 2015 елда Казан шәһәренең сәламәтлек саклау оешмаларының эшләре бөтен медицина хезмәткәрләренең тырышлыгының консолидацияләвенә, тыгыз ведомствоара булышуга, системалы үзгәрешләргә, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләтнең социаль гарантияләрен гамәлгә ашыруга  нигезләнде.  Шуннан башка Илнур Халфиев үз чыгышыда беренчел ярдәмне оештыру, участок табибларының һәм амбулатор буынның белгечләренең эш шартлары, шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларының материаль-техник базасы, тармакта кадрлар җитмәве һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Казанның сәламәтлек саклау белгечләренең эшен сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бәяләде. Уз чыгышының барышында Адел Вафин булган мәсьәләләргә тукталды һәм шушы 2016 елга приоритетларны куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International