ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Балалар республика клиник хастаханәсендә «Неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясе булды. Аның эшенә Россия ССМның «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның дипломнан соң өстәмә белем бирү факультетының неонатология кафедрасы доценты, м.ф.к. Г.А.Асмолова катнашты.