Түбән Камада «Эш аралашуының этикасы һәм психологиясе. Пациентны күздә тоту» дигән психологик тренингны уздырдылар

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

25 һәм 26 февральдә «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОда хастаханәнең баш табибы Р.А.Хәмидуллин инициативасы буенча медицина оешмасының өлкән шәфкать туташлары катнашкан «Эш аралашуының этикасы һәм психологиясе. Пациентны күздә тоту» дигән психологик тренинг узды. Тренингта 28 кеше катнашты. Аның нәтиҗәлелеген максималь арттыру максатында тренинг катнашучыларының  потенциалын ачу белән  психолог Татьяна Савельева шөгыльләнә. Тренинг күтәренке кәефтә  узды. Өлкән  шәфкать туташлары психологик укуларда актив итеп катнаштылар.  Шәфкать туташлары, һәрберсе 20 академик сәгать буена тиешле укуны узган микро төркемнәргә бүленделәр. Корпорация программасы бик туендырылган иде: тестлар, төркемнәр белән фикер алышулар, ситуатив уеннар, күнегүләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International