25–26 февральдә «Казан медицина көллияте» ДАҺББО һәм «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО җирлегендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының «Шәфкать туташлары эше» белгечлеге буенча студентлары арасында «Социаль һәм медицина тәрбиясе» компетенциясе буенча World skills Russia 2016 һөнәри осталыкның Региональ чемпионатының II этабы узды. Татарстан Республикасының 10 медицина көллиятеннән һәм училищесыннан 12 студент катнашты.