Казанның «Студенческая» сырхауханәсендә СПИД темасы буенча «Белем – ул тормыш» лекциясе узды. Лекцияне сырхауханәнең психологы, «Ана һәм бала» фондына нигез салучы Светлана Изамбаева һәм аның фондының волонтерлары уздырдылар. Беренче заттан ВИЧ-йогышлы кешеләр тормышта очрый торган кан мәсьәләләр турында сөйләделәр. Шушы акциянең максаты – ВИЧ-йогышлы статус белән кешеләргә толерантлы мөнәсәбәткә яшьләрнең игътибарын тарту. «Авыру кешеләргә толерантлы мөнәсәбәт турында без күп сөйлибез, ләкин шул ук вакытта безнең алдан ук тискәре мөнәсәбәтебез бездә курку тудыра. Җанлы ачык аралашу бу мәсьәләгә сәламәт кешеләрнең мөнәсәбәтләрен үзгәртергә ярдәм итә. Курку яисә җирәнүчән салкын караш күзләре белән түгел, ә икенче, аңлау күзләре белән карарга».