18 мартта Республика клиник офтальмология хастаханәсендә глаукомалы пациент мәктәбе булачак

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бөтен дөньяда мартны глаукома белән көрәшү ае дип санарга кабул ителгән.

Бүген күз алмасы эчендәге басымның даими яисә вакыт-вакыт була торган күтәрелүе белән билгеләнүче  дәвамлы күз авыруын глаукома дип атыйлар. Глаукома теләсә кайсы яшьтә барлыкка килә ала, ләкин барысыннан ешрак бу авыру өлкән яшьтәге кешеләрдә үсеш ала.

 

БССО мәгълүматлары буенча,  глаукома –  үз вакытында дәвалау булмаса сукырлыкны кайтмас итеп китереп чыгарган төп авыру.

5 млн артык кеше глаукома аркасында сукырайды, ул дөньяда бөтен сукырларның 13,5% тәшкил итә.

Глаукома белән көрәшү очрагында күрү сәләтен саклау дәлиле – профилактика гына һәм дөрес дәвалау турында пациентларга белем бирү.

18 мартта 14.00 сәг. «ТР ССМ РКОХ» ДАССОда (Б корпусы, бишенче кат, лекцияләр залында) ГАЛУКОМАЛЫ ПАЦИЕНТ МӘКТӘБЕ булачак.

Бөтен теләүчеләр өчен катнашу – түләүсез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International