Түбән Кама сәламәтлек саклау оешмаларының 2015 елның эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында Совет йортында узган ведомствоара комиссиясендә сөйләделәр. Утырыш эшендә медоешмаларның җитәкчеләре, бюджет өлкәсе оешмаларының һәм сәүдә объектларының вәкилләре катнаштылар. Утырыш ТКМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Фәретдинов рәислеге астында узды.
Ведомствоара комиссиясе эшенең йомгакларын ясап, очрашуда катнашучылар авыруларны профилактикалау буенча эшне алга табан да көчәйтергә, ВИЧ-йогышлы пациентлар артыннан диспансер күзәтүне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләделәр. Шулай ук бүген мәктәпләрнең һәм һөнәри оешмаларның укучылары арасында санитар-мәгърифәтчелек эшенә күбрәк игътибар бирергә кирәк, дип басым ясалды.