19 мартта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә «Казан педиатрия мәктәбе» Республика белем бирү проекты чикләрендә табиблар-педиатрлар өчен конференция булачак. Утырыш балалар пульмонологиясенә багышланган. Казан дәүләт медицина университеты кафедраларының белгечләре докладлар белән чыгыш ясаячаклар.