19 мартта Казан МЕГАда сәламәт һәм белемгә омтылучы балаларны тәрбияләргә теләүче ата-аналар өчен беренче ачык лекция булачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре кирәкле белемнәр белән уртаклашачаклар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәт һәм рациональ ашату белән бәйләнешле сорауларга җаваплар бирәчәкләр.