«Көньяк-көнчыгыш регионында торучы кешеләргә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. МСЧ шартларында югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү. 2015 елның эш йомгаклары һәм 2016 елга планнар» дигән районара киңәшмә 17 мартта ТР ССМ ЮТМЯ оештыру бүлегенең башлыгы Николай Илюхин, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-кардиологы Альберт Галявич катнашулары белән узды. Очрашуга Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнары сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, дәвалау эше буенча баш табиб урынбасарлары, авыручыларны ЮТМЯҮнә юнәлдерү өчен җаваплы белгечләр, кардиологлар чакырылдылар.