Табиблар һәм студентлар-волонтерлар авыз куышлыгы гигиенасы күнекмәләренә балаларны өйрәтү буенча бергә эшлиләр

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә пациентлар өчен «Галиҗанәп теш щёткасы» дигән күңел ачу-белем бирү программасы оештырылды. Черүнең барлыкка килүен профилактикалау өчен сәламәт яшәү рәвеше мөһимлеге, авыз куышлыгының дөрес гигиенасы әһәмиятлелеге турында балаларга Казан дәүләт  медицина университеты стоматология фаультетының студентлары-волонтерлары сөйләделәр. Казанда программаның үсешен һәм гамәлгә ашыруын башлаучы булып баш табиб И.М. Фәйзрәхманов җитәкчелегендә 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсе чыга. Сәхнәләштерелгән тамаша һәм гигиена дәресләре вакытында балалар тешләрне дөрес чистартырга өйрәнәләр, волонтерлар һәм студентлар белән бергәләп эшләү булачак табибларның күбрәк санын профилактика эшенә тартырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International