Үзәкнең кунакларына экскурсияне РКДҮнең оештыру-методик эш буенча генераль директорның урынбасары Адел Галимҗанов уздырды. Очрашу барышында ул клиника эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм күрсәтелгән ярдәм төрләре, медицина туризмының үсеше, эшләүче мәгълүматый инструментлар, үзәк биналарында оештырылган эстетик тирәлек турында сөйләде.