30 мартта БРКХдә «Педиатр көне» Республика семинар-киңәшмәсе узачак

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

«Педиатр көне» Республика семинар-киңәшмәсе «Татарстан Республикасында балаларга  медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру. Район табиб-педиатрының роле» темасына балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм табиб-педиатрларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максаты белән уздырыла. Семинар 2016 елның 30 мартында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә 1нче консультатив сырхауханәнең конференц-залында (Казан, Оренбургский тракт, 140) узачак. Татарстанның үзәк район хастаханәләренең балачак һәм бала тудырырга булышу буенча баш табиб урынбасарлары, район педиатрлары, балалар стационарлары һәм сырхауханәләре җитәкчеләре катнашуга чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International