РКХнә Комитетның рәисе Бахаргуль Саймат ханым башлыгында Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районының Сәламәтлек саклау эшләре һәм гаиләне планлаштыру буенча комитетының делегациясе килеп китте

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенә Комитетның рәисе Бахаргуль Саймат ханым башлыгында Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районының Сәламәтлек саклау эшләре һәм гаиләне планлаштыру буенча комитетының делегациясе килеп китте. Республика клиникасына кунакларны ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева озатып барды.

Визит барышында кунаклар клиниканың эше һәм аның мөмкинлекләре  белән таныштылар, медицина ярдәмен күрсәтүнең тулы агоритмын күрделәр – диагностикадан башлап һәм инсульт үзәгенең, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләренең катлаулы пациентлары узган реабилитацион, аякка бастырып дәвалау белән тәмамлап. Аларның игътибарына РКХ кардиология бүлеге үрнәгендә терапия хезмәтенең эше дә тәкъдим ителде.

Визит ахырында кунаклар Һәлакәтләр медицинасы ситуацион үзәгенең җирлегендә тупланган  хастаханәнең информацион мөмкинлекләре белән дә таныштылар. Үзәкнең эше башка район хастаханәләре һәм Россиянең әйдәүче клиникалары белән кире кайта торган элемтә алып барырга, табиблар консилиумнарын уздырырга, катлаулы пациентларга консультация бирергә рөхсәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International