Казанда халыкара катнашуы белән сигезенче «XXI гасырда кеше сәламәтлеге» дигән Россия фәнни-гамәли конференциясенең-2016 ачылуы булды. Конференцияне Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ачты. Татарстаннан, Мәскәүдән, Кырымнан, Якутиядән, Казахстаннан, Белоруссиядән, Төньяк Осетиядән делегатлар, гомуми санда 1500 кеше, сәламәтлек саклауның иң көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Конференция чикләрендә йөрәк-кан тамырлары патологиясе, хәзерге заман стоматология, акушерлыкта һәм гинекологиядә, балалар диетологиясендә, гастроэнтерологиядә һәм йогышлы авыруларда, нерв системасы авыруларында һ.б. инновацион технологияләр мәсьәләләре карап тикшереләчәк 20 секция эшли. Конференция эшендә медицина оешмаларының табиблары, югары һәм урта медицина уку йортлары кафедраларының укытучылары, интерннар, ординаторлар, аспирантлар катнашалар.