Әлмәттә «Эш итәргә вакыт» проектын башлап җибәрделәр

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында «түгәрәк өстәл» чикләрендә яңа проектның тәкъдим ителүе булды. Аның мәгълүматый мәйданчыгы Әлмәт булачак. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Идел буе округының баш  онкологы Рөстәм Хәсәнов, «Татнефть» ААҖнең  генераль директоры урынбасары Николай Глазков, шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре, шәһәр активы һ.б. катнаштылар.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җыелганнарны сәламләп,  2015 елның йомгаклары буенча Әлмәт Казаннан соң бала тудыру саны буенча икенче урынга чыкты, дип билгеләде. Бу – яхшы системалы күрсәткеч. Шулай ук соңгы 10 ел эчендә тормышның дәвамлылыгы Әлмәт районында 4 елга артты.

«Татнефть» ААҖның булышлыгы аркасында 2010 елдан башлап Әлмәт районында «Онкология хезмәтен модернизацияләү» проекты тормышка нәтиҗәле ашырыла, дип район башлыгы билгеләде. 5 ел эчендә диагнозы иртә стадияләрдә ачыкланган авыручыларның өлешен арттырып булды, һәм авыруны  үз вакытында ачыклау аркасында авыручыларның гомер озынлыгы 6% артты.

«Түгәрәк өстәл» темасы – «Шешләргә каршы мәгариф», ул онкология мәсьәләләрендә халыкның грамота дәрәҗәсен арттыру кирәклеге турында әйтә. Һәм аның турында мәктәп укучылары, студентлар һәм  предприятие эшчеләре белән сөйләшергә кирәк.

«Кешенең яшәү дәвамлылыгы һәм сәламәтлеге факторы –  кешенең үз кулында» – дип район башлыгы  үз чыгышын йомгаклады.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин узган ел эчендә онкопатологиядән үлүчеләр саны 8% артты, шулай ук авыручылыр саны да үсә. Бүген һәр 42нче торучы яман шеш белән авырый. Адел Юныс улы медицина берләшмәсенең төп бурычына басым ясады  – авыру мөмкинлеген киметү өчен нәрсә эшләргә кирәкне халыкка белдерергә. Аннан соң ул сәламәтлекне сакларга булышачак 10 алтын кагыйдә нигезенә яткан яңа мәгълүматый проектны тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International