Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССО дигән Республика медицина реабилитациясе үзәгенә эчке һәм тышкы аудит белән медицина белгечләренең Европа союзының (UEMS – PRM Section) реабилитология секциясенең генераль сәркатибе, Умбриянең реабилитация бүлеге җитәкчесе, Фолиньо неврология һәм реабилитация җитәкчесе профессор Мауро Замполини (Италия) башлыгында делегация килеп китте. Аудит составында РФ ССМ медицина реабилитациясе буенча баш белгеч Г.Е. Иванова (Мәскәү), доцент А.Ю.Суворов (Мәскәү), ТР ССМ медицина реабилитациясе буенча баш белгеч Р.А.Бодрова, ТР ССМ баш белгече ангионеврологы Д.Р.Хәсәнова булдылар.