Казан медицина көллиятендә Республика һөнәри осталык конкурсының йомгакларын ясадылар

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

«Казан медицина көллияте» ДАҺББОда Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының чыгарылыш группалары студентлары арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс ике этапта булды: I этап – теоретик белемнәр, гамәли күнекмәләр һәм осталыклар дәрәҗәсен бәяләү; II этап – иҗади потенциалны бәяләү. Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының 9 студенты катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Екатерина Каляканова («Буа медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО) алды, II урынны – Талия Шангәрәева ( «Яр Чаллы медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО) һәм Николай Шолгин ( «Түбән Кама медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО), III урынны –  Сабирова Язилә («Алабуга медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО »).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International