КБМҮдә хастаханә эчендә клинингны кертүнең беренче йомгаклары

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгендә җыю әсбапларын алдан хәзерләү алымы белән һөнәри җыештыруның яңа системасы эшенең беренче йомгакларын ясадылар.

Тиешле санитар-эпидемиологик тәртипне тәэмин итү өчен КБМҮдә махсус җиһаз һәм тукыма әйберләре сатып алындылар.  Персонал, элек санитаркалар, хәзер клинерлар чиләксез җыештыру алымына өйрәнүне уздылар. Яңа системаны кертү вакытыннан ярты елга якын вакыт узды.  Беренче нәтиҗәләр буенча тышкы тирәлек объектларыннан бактериологик тикшерүнең уңай  күрсәткәчләренең 7 тапкыр кимүе билгеләнә. Бу уздырылган җыештыруның сыйфаты турында әйтә. Нәтиҗәләр буенча шулай ук җыештыру вакытының кимүе билгеләнә (эргономик җиһаз аркасында), димәк персоналның хезмәт җитештерүчәнлеге арта. Бу эшчеләрнең эш хакы дәрәҗәсен 35% күтәрергә рөхсәт итте. Махсус итеп эшләнгән электрон үлчәүле җиһаз персоналның хаталарына юл куймаска рөхсәт итә һәм  югыч һәм йогышсызландыручы әйберләрне куллануының максималь гадилеген тәэмин итә. Икътисадый исәпләүләр, су тотуы 20% кимеде, дип күрсәттеләр. Чистарта торган чараларны сатып алу чыгымнары 35% кимеделәр. Исәп мәгълүматлары буенча, клининг хезмәте өчен җиһаз сатып алуга тотылган акчалар чыгымнары башка статьялар буенча хәстәрлек исәбенә ел эчендә кайтарылырга тиеш. Хәзергә җыештыруның яңа алымы Перинаталь үзәкнең мәйданнарында гына куллана, ләкин тиз вакытта аны икенче стационарда да – КБМҮнең Балалар хастаханәсендә дә  кертәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International