6 апрельдән башлап 8нә кадәр Татарстанда Бөтендөнья сәламәтлек көне чикләрендә «Сәламәт бул!» дигән акция уздырыла

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында табиблар-эндокринологлар катнашуында һәм  бу эшкә волонтёрларны тарту белән  чаралар уздырыла. 6 апрельдән башлап 8нә кадәр 9.00 башлап 14.00 сәг. кадәр бөтен сырхауханәләрдә «ачык ишекләр көннәре» узалар. Анда республика халкына диспансеризация һәм сәламәтлек үзәкләренә бару мөмкинлеге турында искә төшерәләр; 7 апрельдә 10.00 сәг. шикәрле диабет белән авыручылар өчен мәктәпләр булачак; тематик «түгәрәк өстәлләрне», лекцияләрне, әңгәмәләрне, семинарларны үткәрү, халыкны анкеталау планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International