Бүген «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда «Сәламәтлек көненә» туры китерелгән чаралар чикләрендә артериаль кан басымын үлчәү оештырылды һәм гипертония авыруын һәм шикәрле диабетны профилактикалау буенча пациентларга мәгълүматый материалны тарату белән аңлату эше уздырылды. Шулай ук табиб-эндокринолог булган кешеләрне шикәрле диабетның риск факторлары, башлангыч клиник билгеләре белән һәм бу авыруның профилакатикасы алымнары белән таныштырды. Сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре «Волонтерлар медиклар» җәмәгать берләшмәсенең вәкилләре һәм Казан медицина көллиятенең укучылары белән бергә Казан шәһ. югары уку йортларының студентларын анкеталауны Сәламәтлек үзәгенә консультацияләргә чакыру белән уздырдылар.Чаралар дәвам итә, бөтен теләүче кешеләрне диспансерлаштыруга чакырабыз!