Бүген республикада Бөтендөнья сәламәтлек көне чикләрендә «Сәламәт бул» акциясе башланды. 2016 елда 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты мәсьәләсенә багышлана һәм «Диабетны җиңәбез» девизы астында уза. Шулай, бүген Әлки РҮХнең хезмәткәрләре белән «Диабетка ТУКТА әйт» акциясе уздырылды. Волонтерлар шикәр диабеты турында белем дәрәҗәсен ачыклау буенча район халкының анкеталавын уздырдылар һәм диабетның профилактикасы турында белешмәлекләр тараттылар. Акциядә 10 волонтер, ә анкеталауда 60 кеше катнашты. Исегезгә төшерәбез, акция социаль челтәрләрдә хәбәр итү белән озатыла, аерым алганда инстаграммда #БудьздоровТатарстан һәм #Будьздоров хештегы астында.