Казанда сөт бизе яман шешенең диагностикасына һәм аны дәвалауга багышланган чаралар узачак

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Сөт бизе яман шешенең мәсьәләсе – дөнья медицинасы өчен иң кискене. БССО мәгълүматларына ярашлы, ел саен дөньяда 800 меңгә якын шушы авыруның яңа очраклары теркәлә, ул хатын-кызлар онкологиясенә багышланган статистик отчетларда беренче юлда тора.

 

2016 елның 6–7 апрелендә «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССО җирлегендә «Аугментацион маммопластикасында үтә алу» дигән IVинтенсив курс булачак.

 

2016 елның 7–9 апрелендә Казан шәһ. Россия  онкомаммологлар җәмгыятенең берничә чарасы узачак.

 

7 апрельдә «Сөт бизе яман шешен (СБЯШ) адъювантсыз дәвалау» дигән РОМҖ мәктәбе булачак.

8 апрельдә Идел буе федераль округында Россия  онкомаммологлар җәмгыятенең (РОМҖ) Мультидисциплинар форумы булачак. СБЯШ хирургик һәм системалы дәвалауның үзара мөнәсәбәте.

9 апрельдә РОМҖ чикләрендә ТР ССМ РКОДда сөт бизенең реконструктив-пластик хирургиясе буенча мастер-класс булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International