Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чираттагы мәртәбә Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә 7 апрельдә эш визиты белән килеп киттеләр. Аларны Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина, «ӘРҮХ» ДАССОның баш табибы Гөлсинә Шәмсиева, баш табиб урынбасары Рәис Зәкиев, офтальмология, урология бүлекләренең мөдирләре, беренчел кан тамырлары үзәге мөдире, баш шәфкать туташлары озатып бардылар.