Бүген «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОда һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре филалларында Татарстан Республикасында игълан ителгән «Игелекнең язгы атнасы» чикләрендә «Кан донорының Милли көненә» багышланган донор акцияләре булдылар. Акцияләр «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы белән Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыкның булышлыгында оештырылдылар. Татарстан Республикасында бу көнне 436 кеше кан бирде, кан банкы 178 литрдан артыграк донор каны белән тулыланды.