18 апрельдән башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8384 тапкыр чыктылар

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

18 апрельдән башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8384 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1143 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 36 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 91 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6403 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 65, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –218.
 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 144кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 6га, янгыннар буенча – 10га, бала табулар буенча – 4кә кимеде.Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 24кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 39га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 36га кимеде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International