Саха (Якутия) Респубикасы делегациясе Казанның «Студенческая» сырхауханәсенә килеп китте

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Саха (Якутия) Республикасының Якутск шәһәренең студентлар сырхауханәсенең баш табибы Елена Николаева башлыгында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе башка медицина оешмалары белән рәттән «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда да  булып кайтты. Визит максаты – студент яшьләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыру, эре халыкара ярышларны уздыру буенча тәҗрибәне өйрәнү. Сырхауханәнең эше белән танышу барышында делегаци әгъзаларына пациентлар үтү логистикасы, шулай ук дәвалау оешмасының лаеклы техник җиһазландыруы күрсәтелде: электрон чират системасы, иң яңа медицина диагностик җиһазлары, көндезге стационар, аякка бастырып дәвалау бүлеге. Шулай ук визит процессында студентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең үзенчәлекләре турында һәм яшьләр арасында авыруларны профилактикалау өлкәсендә үсешнең булачак стратегияләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International