Сәламәтлек саклау министрлыгында сабыйлар үлеме санының мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада сабыйлар үлеме санының хәле һәм аны киметү резервларының мәсьәләләре буенча видеоконференция тәртибендә селектор киңәшмә булды. Селектор  киңәшмә залында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппаратының белгечләре, республиканың неонатология һәм реанимация буенча баш штаттан тыш белгечләре, медицина оешмаларының педиатрия бүлекчәләренең җитәкчеләре булдылар. Республиканың 45  муниципаль районының селектор киңәшмә залларына медицина оешмалары җитәкчеләренең балачак һәм бала тудыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасарлары, табиблар-неонатологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, педиатрлар чакырылдылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларга медицина ярдәмен оештыру һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәте бүлегенең башлыгы Игнашина Е.Г. гәүдәнең критик авырлыгы белән җитлекми яңа туган балалар арасында перинаталь югалтулар һәм үлем саны күрсәткечләренең үсешенә оешмаларның игътибарын юнәлдерде. Хәлне яхшырту резервларының берсе билгеләнде – яңа туган балаларны алып бару буенча протоколларны һәм методик киңәшмәләрне таләпчән үтәү.  Конференция чикләрендә ТР ССМның баш неонатологы һәм БРКХ хезмәткәрләре белән бергә  яңа туган балага реанимацион ярдәм буенча белем бирү программасы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International