ТР ССМ Республика кан үзәгендә (1941–1945 елларының) Бөек Ватан сугышында совет халкы Җиңүнең 71-еллыгына багышланган митинг булды. Татарстан Республикасы кан донорлыгының тарихы турында сөйләү белән коллектив һәм кан хезмәтендә эшләгән тыл хезмәтчәннәре алдында ТР ССМ РКҮ баш табибы Рамил Габделхак улы Тураев чыгыш ясады. Шулай ук митингта хезмәткәрләр тематик шигырьләр укыдылар, сугыш елларының музыкасы яңгырады. Ахырда җыелганнар «Үлемнән коткару өчен рәхмәт сиңа, донор!» дигән мемориал янына чәчәкләр куйдылар.