Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгы алдында Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОсы үзенең ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итте. Һәр ветеранга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылдылар, кирәкле ярдәм күрсәтелде. Үз чиратында ветераннар үзләренең сугыштагы һәм сугыштан соң тормыштагы тарихлары белән уртаклаштылар, медицина практикасыннан күп кызыклы очракларны сөйләделәр, профкомга һәм администрациягә игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәтләрен белдерделәр.