13 майда Казанда «Кан басымыңны бел» дигән акция узачак

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 13 маенда Казан дәүләт медицина университетының Актлар көне чикләрендә Казанның төп сәүдә үзәкләрендә «Кан басымыңны бел» дигән акция узачак.

Акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашуында һәм булышлыгында Казан дәүләт медицина университеты белән оештырыла. Чара чикләрендә бөтен теләүчеләрнең артериаль кан басымын үлчәү, шулай ук канда шикәр микъдарын экспресс-билгеләү һәм  килүчеләр белән йөрәк-кан тамырлары авыруларының һәм шикәрле диабетның профилактикасы мәсьәләләре буенча аңлату эшен уздыру планлаштырыла.

«Кан басымыңны бел» дигән акцияне уздыру урыннары:

«Кольцо» СҮ (Петербургская ур., 1),

«Тандем» СККК (Ибраһимов ур., 56),

«Бәхетле» супермаркеты (Оренбургский тракт ур.,22/а),

Молл Парк Хаус, Казан (Ямашев пр., 46/33),

Корстон (Ершов ур., 1а),

Агропромышленный парк, Казан (Аграрная ур, 2).

 

Уздыру вакыты: 10.00.

Бөтен теләүчеләр чакырылалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International