Медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы Кукмара поселогында уздырылды

2016 елның 13 мае, җомга

Бүген Кукмара поселогында Арча, Әтнә, Саба, Балтач һәм и Кукмара районнары катнашуында Медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2016» спартакиадасы узды. Медиклар түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар: җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, канат тарту, шахматлар буенча. Ярышлар нәтиҗәсе буенча 1 урынны «Кукмара РҮХ» ДАССОның командасы алды, 2 урынны – «Балтач РҮХ» ДАССОның командасы, 3 урынны – «Саба РҮХ» ДАССОның командасы. Беренче урын алган «Кукмара РҮХ» ДАССОның командасы күчмә истәлек кубкы һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2нче һәм 3нче урын алган командалар грамоталар белән, җиңүче командаларда катнашучылар грамоталар, медальләр һәм акча белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International