Стоматологларның Халыкара ассоциациясе (International Dentistry Association) инициативасы буенча «DonorSearch» коммерцияле булмаган партнерлыгы белән бергә бүген «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОда «Ландыш» Халыкара волонтерлар проекты чикләрендә донорлар акциясе булды. Донорлар акцияләре 10 майдан башлап 20нә кадәр Россиянең 12 шәһәрендә уздылар һәм актив тормыш позициясе белән яшьләрне кешеләргә ярдәм күрсәтүгә омтылуда берләштерделәр. Акция турында истәлек өчен донорлар оештыручылардан күңелле сюрпризлар алдылар. Бу көнне акциядә 94 кеше катнашты, ә кан банкы 44 артык литр донорлар канына тулыланды.