Бүген Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе җирлегендә ревматизм авырулары белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча «түгәрәк өстәл» уза. Ревматология һәм остеопороз үзәгенең җитәкчесе Равия Мухина, ревматоид авырулар йогышсыз авырулар арасында өченче урында торалар һәм өлкән кешеләрдә иртә инвалидизацияләү сәбәпләреннән берсе, дип сөйләде.