Акушерлар һәм гинекологлар өчен Россиядә беренче региональ мәктәп Татарстанда узачак

2016 елның 20 мае, җомга

Өзлексез медицина белемен бирүнең үсеше – хәзерге заман сәламәтлек саклавының төп юнәлешләреннән берсе.                                   Һөнәри медицина ассоциациләре хакимият органнары белән бергә эшләүче белгечләрне укытуның яңа алымнарын эзлиләр һәм гамәлгә ашыралар. Бу язда Акушерлар-гинекологларның Россия җәмгыяте (АГРҖ) регионнарда белем бирә торган мәктәпләрнең эшен башлый. «Хатын-кызларның гинекологик авырулары һәм  репродуктив сәламәтлеге»дигән беренче Мәктәп 23 һәм 24 майда Казанда Идель буе федераль округында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International