Казанда Акушерлар-гинекологларның Россия җәмгыятенең беренче 2016 елның Региональ белем бирү мәктәбе уза. Масштаблы чараның төп темасы: «Хатын-кызларның гинекологик авырулары һәм репродуктив сәламәтлеге». Чарада төрле дәвалау оешмаларыннан 300 артык җитәкче һәм табиб-акушер-гинеколог катнаша, шул санда РКХ акушерлык-гинекология хезмәтенең җитәкчеләре һәм республика клиникасының табиблары, шулай ук КДМА хезмәткәрләре. Мәктәп семинарларны, мастер-классларны, клиник очракларны тикшерүне, лекцияләрне һәм «түгәрәк өстәлләрне» үзенә кертә. Чара Татарстан Республикасы Сәламәт саклау министрлыгы булышлыгында оештырылды.