Онкологик авырулар белән көрәшү елы чикләрендә Казанда «Мәгариф шешләргә каршы» дигән мәгълүматый кампания уздырыла. 28 майда «Мега» СҮдә «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» мәгълүматый проекты булачак.
Программа чикләрендә хатын-кызларны сөт бизенең яман шешен профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча белгечләр (табиблар-онкологлар, пластик хирурглар, маммологлар) белән консультацияләр ясау, кирәк очракта чакырылган белгечләр белән түләүсез тикшерүләр алдан исәпләнгән. Шулай ук хатын-кызларга сөт бизләрен түләүсез тикшерүне (маммографиягә, УЗТгә талон биреп) узарга мөмкинлек була.