Медицина йолдызларына тиешле хөрмәт күрсәттеләр

2016 елның 18 июне, шимбә

«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», – татар халкының мәкале хәбәр итә. Аңа ияреп, бүген медицина хезмәткәренең көне алдында министр Адел Вафин башлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина университетының хезмәткәрләре Казанның Арча зиратында медицина йолдызларының каберләрен чистарттылар. Хөрмәтләнгәннәр арасында – профессор С.С.Зимницкий, профессор Г.А.Клячкин, профессор Е.М.Лепский, профессор Н.И.Комаров, ирле-хатынлы Шубиннар – профессор Владимир Николай улы һәм табиб Ольга Василий кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International