Тәҗрибә уртаклашу: Татарстан сәламәтлек саклау министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (ГТХМ) А.М. Никифоров исемендәге Бөтенроссия ашыгыч һәм радиацион медицина үзәгенә килеп китте

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе министр Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Санкт-Петербургта. Визит программасы чикләрендә делегация Россия ГТХМның «А.М.Никифоров исемендәге Бөтенроссия ашыгыч һәм радиацион медицина үзәге» ФДБОның  хәзерге заман медицина үзәгенә килеп китте. Медицина үзәгендә кунакларга рентген, КТ, МРТ сүрәтләре белән беррәттән ЭКГ тикшеренүләренең мәгълүматларын сакларга рөхсәт итүче хәзерге заман информацион системасын күрсәттеләр. Шулай ук кунаклар 1803 елда фәкыйрь кешеләргә оештырылган Шәһәр Мариин хастаханәсенә килеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International